Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Батырлык сәгате “Камалыштагы Ленинград балалары”.

Максаты : Балаларга камалыштагы Ленинград балалары образы аша  батырлыкны аңлату , аларда Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

      Башта “Память живёт в книгах” исемле китап күргәзмәсе  белән таныштык, халкыбыз Бөек Ватан сугышы елларда башкарган батырлык турында сөйләштек . Батырлар хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

      Аннары китапханәче 871 көн буе камалышта калган Ленинград халкы ниләр кичергәнен, балалар нинди авырлыклар күргәне турында сөйләде. Укучылар белән шуның буенча күмәк фикер алыштык, алар үзләренең уй- кичерешләре белән уртаклашты, Ленинград балалары батырлыгына соклануларын яшермәделәр.

       Китапханәче “Дети блокадного Ленинграда” исемле электрон презентация аркылы балаларга конкрет мисаллар аша Ленинрад балаларының нинди авырлыклар күрүләрен аңлатты. “Бик авыр минутларда Ленинград балаларыннан үрнәк алып, авырлыкларны җиңәргә өйрәнсәгез иде,”- дип батырлык сәгатен тәмамлады.