Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Илең турында уйласаң, гомерең озын була” - фикер алышу.

      Максаты : Балаларга Фатих Кәрим образы аша  батырлыкны аңлату , аларда Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү, күмәк фикер алышу аркылы балаларда фикерләү һәм сөйләү сәләтен үстерү.

     Фатих Кәримнең Сайланма әсәрләре китабы турында фикер алышуның башында “Илең турында уйласаң, гомерең озын була” исемле китап күргәзмәсе  белән таныштык , Фатих Кәрим башкарган батырлык турында сөйләштек, аның тормыш юлы белән таныштык. Аннары батырлар хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

      Аннары укытучылар Сабирзянова Х.Ф., Гарифуллина Фәния Фатих Кәримнең шигырьләрен, поэмаларын кычкырып укыдылар. Укучылар белән шушы шигырьләр, поэмалар буенча күмәк фикер алыштык. Алар үзләренең уй-ниятләре белән уртаклашты, шагыйрьнең батырлыгына соклануларын яшермәделәр,  патриот шагыйрьгә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

      Китапханәче :”Фатих Кәрим – татар халкының күренекле патриот шагыйре, батыр сугышчысы һәм каһарманы. Соңгы сулышына кадәр фронтның алгы сызыгында кулына корал тотып сугышканда 150 ләп шигырь, 18 поэма, 2 повесть, 1 пьеса, мәкаләләрен кәгазьне автомат түтәсенә куеп язган. Ул 1945 нче елда Бөек Җиңүгә санаулы көннәр калганда яу кырында һәлак була. Фатих Кәрим илен генә уйлаган, шуңа күрә дә аның данлы исеме бүген дә батырлык үрнәге булып яши ,”- дип диспутны тәмамлады.