Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Картаймагыз әле, ветераннар!” очрашу кичәсе

Башта мәктәп  мөдире Сабирзянова Х.Ф. очрашу кичәсен тантаналы ачып җибәрде. Өлкәннәр балалар, укытучылар коллективы әзерләгән музыкаль-тематик  кичәне карап, ял итте.
Аннары китапханәче кичәгә килгән өлкәннәрне Бөек Җиңүның 71 еллыгы уңаеннан оештырылган “Ул көннәрнең даны мәңгелек” исемле китап күргәзмәсе , китапханәгә килүче газета-журналлар,яңа кайткан китаплар белән таныштырды .
Китапханәче өлкәннәрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерде.Аларның сафы сирәгәя баруга ачынып сөйләде. Балаларны  өлкәннәрне хөрмәт итәргә чакырды. Авылыбызның сугыш ветераннары турында яңа тарихи фактларны җиткерде.  Өлкәннәр дә үзләренең теләкләре, гозерләре хакында сөйләштеләр,
Китапханәче өлкәннәрне,бәйрәм белән котлады,изге теләкләрен җиткерде,”Кирәкми безгә сугыш” исемле балалар рәсем конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде, өлкәннәрнең балаларга мөрәҗәгатен укыды.
Кичә ашханәдә чәй өстәле артында дәвам итте.