Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Киң катлау китап укучылар өчен музыкаль кунакханә "Хуш киләсең, Яңа ел!"

     Китапханәче бәйрәмне Рөстәм ага Зәкуанны искә алудан башлап җибәрде. Рөстәм ага бүләк иткән “Ак-Чишмә” җыры аеруча моңлы булып яңгырады. Аннары китапукучыларга “Бәйрәмнәр имин үтсен”, “Тылсымлы да серле дә Яңа ел” исемле китап күргәзмәләрен тәкъдим итте. Барлык китап укучыларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләр теләде, бәйрәмне ачып җибәрде.

     Безнең Яңа ел бәйрәменә чын Кыш бабай белән Кар кызы килде. Кыш бабайдан бүләк алу өчен балалар гына түгел, олылар да шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, биюләр биеде. Яңа ел кичәсен тамашачылар катнашындагы кызыклы уеннар бигрәк тә күңелле итте.

     Кичә матур шигырьләр, дәртле биюләр, моңлы җырлар белән үрелеп барды. Өлкәннәребезнең, яшь егетләрнең баянга кушылып моңлы итеп җырлавы тамашабызны тагын да ямьләндерде.