Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Киң катлау китап укучылар арасында “Ришвәтчелек белән очраштыңмы, аны җиңеп буламы?” исемле социаль сораштыру

    Максаты: Коррупциянең актуаль тема икәнлеген аңлату, аңа каршы көрәш чараларын билгеләү.

    Безнең илдә коррупция, ришвәтчелек  иң актуаль тема булып кала бирә. Россия Президенты В.В. Путин аңа каршы киң колачлы көрәш җәелдерде, тик аңа карап кына ришвәтчелек кимеми. Шушы афәткә каршы бөтендөнья көрәш көнен тугызынчы декабрьдә билгеләп үтәбез.

    Социаль сораштыруда  катнашучылар бер үк сүзне әйтте: ришвәт бирү – үзеңне алдау ул! Беренчедән , бу законсыз гамәл, икенчедән, намус ришвәткә караганда кыйммәтрәк. Димәк, ришвәт бирү файдасыз.

    Әлеге сораштыру коррупция кайсы өлкәләрдә таралганын ачыкларга,  аңа каршы көрәш чараларын кайда җәелдерергә кирәклеген аңларга ярдәм итәчәк. Анкета зур түгел, әз генә вакыт эчендә барлык сорауларга да җавап биреп бетереп була.

    Социаль сораштыруда катнашучылар мәсьәләнең җаваплылыгын аңлап, анкетаның һәр соравына  тулы итеп җавап биргәннәр. Анкета җаваплары буенча ришвәтчелек сәламәтлекне саклауда 31%, шәһәр җирендә мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә балаларны урнаштыру буенча  электрон чиратта 8 % очраган , ришвәтчелеккә  37% җавап бирүче очрамаган.

     Көрәш чаралары итеп  катнашучыларның 42 % бөтен җәмгыять бер булып көрәшүдә, 28% җитәкчеләрнең үз вазифасын  төгәл үтәүдә күрә.