Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Өлкән мәктәп яшендәге китап укучылар өчен мәгълумати - белешмә сәгате “СПИД- гасыр бәласе”

     Максаты: Өлкән мәктәп яшендәге китап укучыларны кешелек өчен наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек  куркыныч булуын аңлату; аларга каршы тору көче тәрбияләү.

     Китапханәче “ВИЧ берәүне дә аямый” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды. Аеруча укучыларның игътибарын “Арча хәбәрләре” газетасының 30 ноябрь санында чыккан ”Күрешүдән курыкма” исемле язмадагы Арча районы үзәк хастаханәсе врач- эпидемиологы Чулпан  Ситдикова белән булган әңгәмәгә юнәлтте.

       Китапханәченең: “СПИД нәрсә ул? Бу сүзне кайда булса да ишеткәнегез бармы?,”- дигән соравына укучыларның фикерләре тыңланылды. 1 декабрь  Бөтендөнья СПИДка каршы тору көне икәнен ассызыклап үттек.

       Китапханәче  ВИЧ һәм СПИД сүзләренә тулы аңлатма бирде, ВИЧ вирусы организмда нинди реакцияләр китереп чыгаруын билгеләп үтте, нинди юллар белән күчүен аңлатты, СПИД буенча статистика мәгълүматлары белән таныштырды.

       “СПИД: бояться не нужно, нужно знать” исемле электрон презентация белән таныштык.

       Ахырдан “Мин ВИЧ һәм СПИД турында нәрсәләр беләм?” исемле анкета сорауларына җавап бирдек. Шунысы куанычлы, укучылар анкетаның 14 соравына тулы һәм дөрес итеп җаваплар биргәннәр.