Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Кече мәктәп яшендәге китап укучылар өчен “Мин – Шәвәли шук малай” исемле шигъри викторина уздырдык.

     Максаты: Шәүкәт Галиев иҗатына хөрмәт хисе уяту.

    Башта китапханәче балалар шагыйре  Шәүкәт Галиевның тормыш юлы белән таныштырды, Галиевнын Дәүләт бүләкләре белән таныштырды.

     Балалар шагыйрьгә багышланган китап күргәзмәсенең исеме нәрсә аңлатканны, ничек шулай  икәнен уйлап таптылар. Аннары Шәүкәт Галиевның туган көне уңаеннан, аның шигырьләрен укыдык, төшеп калган сүзләрне таптык, шигырь- табышмакларына җаваплар эзләдек, мәзәк мәсьәләләрен чиштек, шигырьләр буенча Шәвәлигә характеристика бирдек. Дөрес җавапларны белүчеләр призлар алдылар