Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Кече мәктәп яшендәге китап укучылары өчен “ Китап алдым кулыма, чыктым белем юлына” дип исемләнгән библиография дәресе.

     Максаты: балаларда  китапка мәхәббәт тәрбияләү, китапның тышлыгы, титул битенә, эчтәлегенә карап, китап турында мәгълумат алырга, әсәрләрне укып, аның эченнән мәгънә табарга өйрәтү.

     Башта алдагы библиографик дәресләрдә алган белемнәрне хәтердә яңарттык.

     Балаларга төрле эчтәлектәге китаплар өләштем. Алар берәм-берәм күрсәтелгән  биремнәрне башкардылар:  күрсәтелгән китапның авторын, исемен, елын, басылган шәһәрен һәм нәшриятын табу, бу китап киштәнең кайсы бүлегендә икәнен күрсәтү.

     Аннары һәр укучы китапның тышлыгына карап бу китап турында нәрсәләр белергә булганын өйрәнде. Китапның титул битеннән нинди өстәмә мәгълумат алырга булуын белдек. Китапның эчтәлегенә карап, китап турында ничек  мәгълумат алырга икәнен  өйрәндек. Катнашучыларга махсус карточкалар өләштем. Алар берәм-берәм шундагы биремнәрне башкардылар:  күрсәтелгән китапның кайсы бүлектә икәнен күрсәтү, китапны табып алырга,  язылган табышмакны  әйтергә, табышмак җавапларын дөрес әйтү , бирелгән сорауларга җаваплар бирү.

    Әсәрләрне укып, анда сүз нәрсә турында бара, автор безгә нәрсә әйтергә теләгәнлеген аңларга тырыштык.

    Дәрес азагында китапларны саклап тоту  кагыйдәләрен искә төшердек.

    Балалар кызыксынып, биремнәрне бик җиңел башкардылар .