Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Укучылар өчен “Һәйкәлләр хәтер сагында” исемле мәдәният дәресе

      Дәреснең практик өлеше Ак-Чишмә авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган һәйкәл янында үтте. Балалар белән бергә һәйкәлнең тирә- юнен чистарттык.

      Аннары китапханәдә “ВикипедиЯ” ирекле энциклопедиясе ярдәмендә һәйкәлләргә гомуми аңлатма бирдек, һәйкәлләрнең төрләре турында сөйләштек. Укучыларның мәдәни көндәлегеннән һәйкәлләр бите белән таныштык.

      Китапханәче “Һәйкәл ташларында чәчәк ята, онытылмый һичкем, һичнәрсә”. исемле электрон презентация нигезендә Арча шәһәрендә һәм Арча районында урнашкан һәйкәлләр белән таныштырды.

      Дәрес бик мавыктыргыч булды, укучыларга бик ошады.