Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Самовар янында очрашу ”Өлкәннәрнең куңеле – пыяла, саксыз кагылсаң, уала”.

     Максаты: Өлкәннәр белән балаларны  бергә очраштырып  аралаштыру , өлкәннәрне бәйрәм белән котлау.

Башта  китапханәче кичәгә килгән өлкәннәрне “Ак калфаклы халкым озак яшәр” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды , “Ак калфак” оешмасы нинди максатларны алда тотып эшләве турында сөйләде, өлкәннәрне ай саен бер җыелышып аралашырга чакырды, оныклар тәрбияләүдә миллилекне истә тотарга өндәп “Балаларны милли рухта тәрбияләүдә самавыр белән бәлеш тә ярдәмче ” исемле информация сәгате уздырды.

      Китапханәче өлкәннәрне Ташкичү җирле үзидарәсе исеменнән бәйрәм белән котлады, рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерде.Аларның сафы сирәгәя баруга ачынып сөйләде. Өлкәннәр дә үзләренең теләкләре, гозерләре хакында сөйләштеләр.

     Китапханәче “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисованың сүзләре белән үзенең чыгышын тәмамлады.

     Ак- Чишмә мәктәбе мөдире Сабирзянова Х.Х. һәм укучылар коллективы өлкәннәргә матур җырлар, шигырь һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

     Китапханәче балаларга “Өлкәннәрнең күңеле – пыяла, саксыз кагылсаң уала” исемле мөрәҗәгать белән чыкты.


     Кичә  чәй өстәле артында дәвам итте, итле бәлеш ашап нәфис сүз, моңлы җырлар тыңлап  өлкәннәр рәхәтләнеп ял итте, үзләре дә бик матур итеп җырлап күрсәттеләр, гармунга ияреп яшьләрчә биеп тә җибәрделәр.

     Өлкәннәр һәм балалар  өйләренә җылы хисләр белән таралыштылар.