Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Кече мәктәп яшендәге китап укучылар өчен мәдәният дәресе “Китапханә сезне көтә”

Максаты: Китапханә эшчәнлеге белән таныштыру, китапка мәхәббәт тәрбияләү , Ак-Чишмә авылы китапханәсе тарихы һәм аның бүгенгесе белән таныштыру.

Иң элек китапханәчене  яшь китап укучыларны тантаналы төстә китапханәдә каршы алды һәм “Китапханә сезне көтә” исемле мәдәният дәресенә чакырды.

Аннары китапханәче бүгенге көндә китапханәнең торышы, китапларның урнашу тәртибе белән таныштырды, белешмә-библиографик фонд белән эшләү үзенчәлекләрен аңлатты, яңа гына кайткан китаплардан торган “Кайнар табадан” исемле китап күргәзмәсе ,”Туган як тарихын өйрәнүчеләр” клубы эшчәнлеге белән таныштырды.

 Китап укучылар “Китапханә  сезне көтә” дип аталган электрон презентация белән таныштылар.