Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Укучылар өчен“Музейлар иленә сәяхәт” исемле Бердәм мәдәният дәресе

     Башта музейлар турында гомуми аңлатма бирдек. Укучыларның мәдәни көндәлегеннән музейлар бите белән таныштык.

     Аннары укучылар үзләре белгән музейларны атадылар, үзләре булган музейда нәрсәләр күргәннәрен сөйләделәр.

     Китапханәче “Музейлар иленә сәяхәт” исемле электрон презентация нигезендә Арча шәһәрендә һәм Арча районында урнашкан музейлар, алардагы кайбер экспонатлар белән таныштырды, әти-әниләр белән шул музейларга барырга тәкъдим итте.

     Дәрес бик мавыктыргыч булды, укучыларга бик ошады.