Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Кече мәктәп яшендәге китапукучылары өчен “Тамчысы да зарарлы” дип аталган информ-досье

     Максаты : Исерткеч эчемлекләрнең зарарын аңлату, исерткеч эчемлекләр булган җирдән читтә йөрү гадәте булдыру, ихтыяр көче тәрбияләү.

     Балалар узләре исерткечләргә нинди эчемлекләр кергәнен атадылар, күрсәтелгән эчемлекләрне файдалы һәм зарарлыга аердылар.         

     Китапханәче алдан хәзерләнгән күрсәтмә материаллар нигезендә, “И одна капля алкоголя вредна!” дигән электрон презентация ярдәмендә һәр төрле алкогольле эчемлектә ничә грамм агу бар икәнен, аның тәэсирендә кайсы органнарга нинди зыян килүен, аларны куллану нинди аяныч нәтиҗәләргә җентекләп аңлатты.

    Аннары бер малайдан ачык хат укыдык, аңа дөрес дус сайларга ярдәм иттек. Кечкенә китапукучылар үзләренә дусны исерткечләр кулланмаучылар арасыннан эзләячәкләренә ышандырдылар.

    Зарарлы гадәтләр турында сөйләшүнең азагы һәрбер китапукучының сәламәт яшәү рәвеше сайлавы белән тәмамланды. Сәламәтлек турында мәкальләр әйттек.