Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Мәдәният дәресе ”Чал тарихлы башкала”.

      Максаты:Башлангыч  класс укучыларына  татар халкының нинди мәдәниятлы халык икәнен аңлату,  аларга укучының мәдәни көндәлеген тапшыру, көндәлекне алып баруның тәртибен төшендерү, алда узачак мәдәни дәресләр турында сөйләү, башкалабыз Казан турында кызыклы мәгълуматлар җиткерү .

     Башта “мәдәният “ төшенчәсе үз эченә нәрсәләрне ала, шулар хакында сөйләштек, балаларны һәр яктан мәдәниятлы итеп тәрбияләргә ярдәм итүче көндәлек белән таныштык.

     Үзебезнең республика, аның символикасы,президенты, истәлекле урыннары, башкаласы Казан хакында сөйләштек.Укучылар җәйге каникулда Казанның нинди истәлекле урыннарында булганнарын атадылар. Мәдәни дәресләрдә без бергәләп укыячак “ Мавыктыргыч Татарстан” китабы белән таныштык.

     Һәр класс укучыларын аерым-аерым чакырып аларга тантаналы төстә яңа мәдәни көндәлекләр тапшырдык.

     Дәрес бик мавыктыргыч булды, укучыларга бик ошады.