Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Музыкаль-тематик кичә “Хуш, җәй, саумы,мәктәп!”

     Максаты : Балаларны белем бәйрәме белән котлау, җәй көнендә иң күп китап укучы балаларны билгеләү .

     Башта мәктәп мөдире Сабирзянова Х. балаларны, әти- әниләрне, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады, балаларга бүләкләр тапшырды. Аннары Нуриев Р.И. исемендәге КФХның баш хисапчысы А.Н.Хафизова үзенең матур теләкләрен һәм бүләкләрен җиткерде.

     Китапханәче яңа китаплардан торган “Кайнар табадан” исемле күргәзмә белән таныштырды.  “ Җәй айларында иң күп китап укучы” , “Чараларда иң актив катнашучы“ конкурсларына  йомгак ясалды.

     Конкурсларда җиңүчеләргә , актив китапукучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

     Укучылар әниләрне, килгән кунакларны бәйрәм белән котлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Әти-әниләр дә балаларга ак юл теләде.