Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Киң катлау укучылар өчен “Сәламәтлекне сайлыйм!” дип исемләнгән спорт уеннары бәйгесе

Бәйгедә катнашучыларны күбрәк вакытларын саф һавада үткәрергә, хәрәкәтчән уеннар уйнарга, күбрәк физик эш эшләргә чакырдык. Наркотиклар куллану яки таратуның аяныч нәтиҗәләргә китерүен аңлаттык.

Спорт бәйгесенә килүчеләр йөгерештә, капчык киеп йөгерүдә,су ташуда, аяк бәйләп йөгерүдә, йомырка ташуда, обруч әйләндерүдә, скакалка сикерүдә, туп атуда көч сынаштылар, күмәк уеннар уйнадылар.

Җиңүчеләр һәм катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.