Киң катлау укучылар өчен “Без наркотикларсыз тормыш яклы!”дип исемләнгән әңгәмә
Максаты: китап укучыларда наркотиклар тарату һәм куллануның безнең җәмгыять өчен чит икәнлеген аңлату.
Башта 26 нчы июньнең Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне икәнен билгеләп үттек, “Сәламәтлеккә – ЭЙЕ, наркотикларга - ЮК!” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык.
Китапханәче “наркотик”, “наркобизнес” төшенчәләрен аңлатма бирде. Ул соңгы вакытта наркоманиянең бөтен дөнья буйлап киң колач җәюен , наркодиллерларның үз максатларына ирешү өчен бер әйбердән дә тайчанмавын ачынып сөйләде , наркотикларны чиксез куллану аркасында бик күп яшьләрнең һәлак булганын , аннан да артыгы бик зур зыян күргәнлеген сөйләде. Әти- әниләрне һәрчак балаларга игътибарлы булырга чакырды. Балаларны физик хезмәт белән куп шөгыльләнергә, спорт белән шөгыльләнергә, дөрес яшәү рәвеше алып барырга чакырды.