Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Киң катлау укучылар өчен “ Табигатьне саклау- безнең бурыч” исемле табигатьтә түгәрәк өстәл "

Чараның максаты табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, экологик үзаң үстерү, төрле очракларда дөрес карар кабул итү иде.

Башта табигатьнең бүгенге көнгә бик нык пычрануы турында, шуңа күрә бишенче июнь бөтендөньяда әйләнә- тирә мөхитне саклау көне итеп билгеләп үтелүе хакында сөйләштек.

Аннары урманнар һәм урманнарның экологик хәле  белән бәйле мәсьәләләргә тукталдык.

Хайваннар дөньясының бүгенгесе белән бәйле сораулар күпләр өчен зур кызыксыну уятты.

Кошларның бүгенге көндә төр һәм сан буенча кимүе дә күпләрне борчый икән.

Чишмәләр һәм елгаларны  саклау да бик актуль мәсьәлә булуы хакында сөйләштек.

Табигатьне саклауны һәркем көченнән килгәнчә көндәлек башкарырга тиеш дигән уртак фикергә килдек.