Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Кече мәктәп яшендәге китапукучылар белән “Хезмәт төбе - хөрмәт “ дип исемләнгән тәрбия сәгате

Максаты: Тырышып хезмәт иткән кешегә чын күңелдән яратып башкарган эш башкаларның хөрмәтен яуларга сәләтле икәнен аңлату,балаларда бакча эшенә мәхәббәт тәрбияләү.

Башта бакчада нәрсәләр үстереп булуы хакында сөйләштек.Һәр бала үзләренең һәм мәктәп бакчасында нәрсәләр үсүе турында сөйләде.

Аннары бакчада үскән җиләк-җимеш,яшелчәләр,чәчәкләр нәрсә өчен икәне турында аңлаштык.

Катнашучы балалар бакчада нинди эшләр эшләүләре,әти-әниләренә ничек ярдәм итүләре турында сөйләделәр.

Соңыннан бакчада язгы эшләрне бергәләп башкардык.