“ Чишмәләр - Җирнең күз яшьләре”дип исемләнгән әңгәмә - практикум
Максаты : Сулыкларның безнең тормышыбыздагы әһәмиятен аңлату , авылыбыз чишмәләренә, инеш-елгаларга сакчыл караш тәрбияләү.
Тәрбия сәгатенең башында 2018 нчы ел Россиядә волонтерлык елы итеп билгеләнгәне әйтеп үтелде, чишмә территориясен җыештырырга теләк белдерүчеләргә рәхмәт белдердек.
Китапукучылар суның тормышыбыздагы әһәмияте , аның төрле халәтләре , су чыганаклары турындагы бик кызыклы чыгыш тыңладылар .
Ак-Чишмә авылы буйлап агучы инеш һәм ул коя торган Хотня елгасы турында мавыктыргыч әңгәмә кордык .
Соңгы елларда инештә суның бик нык кимүе , андагы экологик хәлнең начар булуы турында билгеләп үттек .
Су запасларының нык кимүенә юл куймас өчен су чыганакларының чисталыгын сакларга кирәк дигән максат куйдык .
Соңыннан Зарыйф чишмәсенең тарихын укыдык, чишмәнең тирә-юнен чүп үләннәрдән чистарттык, басмаларын юдык, су юлын чүпләрдән арындырдык.