Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Кече мәктәп яшендәге китапукучылар белән “ Бәхет нигезе - әдәп ” исемле шигырь сөючеләр гурман-кичәсе

Максаты: Балаларда әдәплелек , кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү .

Башта “Бәхет нигезе - әдәп” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык.

Аннары “Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле.” дигән татар халык мәкален анализладык, 1949 нчы елгы башлангыч класс укучылары белән хәзергеләрне чагыштырдык, ул чорның әдәп нигезләре белән таныштык.

Шигырь китапларыннан әдәплелек турында шигырьләр укыдык, бу шигыре аркылы автор балаларга нәрсә әйтергә теләгәнен аңлаштык.