Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Картаймагыз,ветераннар! Сезгә тиеш бик күп даннар!”дип аталган балаларның тыл ветераннары, сугыш чоры балалары белән очрашу кичәсе

Максаты: Тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын бергә очраштырып  аралаштыру ,аларның Бөек Ватан сугышы чорында күргән авырлыкларын  балаларга аңлату, балаларда патриотизм рухы тәрбияләү.

Башта мәктәп  мөдире Сабирзянова Х.Ф. очрашу кичәсен тантаналы ачып җибәрде. Китапханәче җирле үзидарә һәм китапханә исеменнән катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерде. Аларның сафы сирәгәя баруга ачынып сөйләде. Шушы бер ел эчендә 3 ветеран һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан Миннулла абыйның 2017 нче елның июлендә безнең арабыздан мәңгегә китүен әйтте. Балаларны  өлкәннәрне хөрмәт итәргә чакырды.

Китапханәче ”Тарихларга калсын уелып” исемле әдәби мәйдан үткәрде. Авылыбызның сугыш ветераннары турында яңа тарихи фактларны җиткерде. Ак-Чишмә авылы тарихы битләре буенча сугыш чоры истәлекләре белән таныштык. Өлкәннәр дә үзләренең теләкләре, гозерләре хакында сөйләштеләр.

Аннары һәйкәлгә чәчәкләр салдык, бер минутлык тынлык игълан иттек.

Ветераннар балалар, укытучылар коллективы әзерләгән музыкаль-тематик  кичәне карап  ял итте.

Мәктәп  мөдире Сабирзянова Х.Ф.  ветераннарны, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен җиткерде.

Китапханәче конкурсларда, акцияләрдә катнашучыларга дипломнар, рәхмәт хатлары тапшырды.

Кичә мәктәп ашханәсендә чәй өстәле артында дәвам итте.