Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Экспресс-тест "Толерантлыкка” әйе”

 

Әйе

Максаты: толерантлылыкның асылын төшендерү, һәр кешене толерантлы булырга өндәү, балаларда кечкенәдән толерантлык тәрбияләүнең зарурлыгын аңлату.

Башта катнашучыларны  “ Толерантлык

 

Юк

                                            Экстремизм

Дигән китап күргәзмәсе белән таныштырдым,” толерантлык” төшенчәсен аңлаттым.

Аннары катнашучыларга алдан әзерләнгән сораулар, шул сорауларга күп төрле вариантта җаваплар язылган бланклар өләшенде.Катнашучылар шул сорауларга үзләре дөрес дип санаган вариантларда тамга куеп чыктылар.

Экспресс-тест нәтиҗәләренә караганда, катнашучылар бүгенге көндә “Толерантлык” бик кирәкле сыйфат дип саный,толерантлыкка туры килүче аңлатмаларны барысы да дөрес тасвирлаган, мәкальләрне дә дөрес сайлаганнар, дөрес темадагы әкиятләрне сайлап алганнар,толерантлыкка өйрәтүче милли бәйрәмнәребезне тиешенчә тамгалаганнар,һәр милләт һәм дин кешесенә тигез карашта булырга,аларны бердәй хөрмәт итәргә кирәклекне аңлатканнар, балаларны кечкенәдән толерантлы итеп тәрбияләүне максат итеп куйганнар, бу максатларга ирешү өчен гаилә, мәктәп, җәмгыять  барысы бер булып эшләүне күздә тотканнар.

Экспресс-тест катнашучыларны уйланырга, тиешле нәтиҗәләр ясарга ярдәм итте дип уйлыйм.