Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Авыл хуҗалыгы нано- технологияләр навигаторы “Агро-наноиндустрия – экологик авыл хуҗалыгы җитештерүенең мөһим үсеш факторы”

Китапханәче башта авыл хуҗалыгының үсеш баскычлары белән таныштырды. Аның бүгенгесен һәм киләчәген күзалларга мөмкинлек бирде. Авыл хуҗалыгы үсешенең төп факторы итеп махсус авыл хуҗалыгы техникасын җитештерү тармагын тагын да үстерү һәм аны чит илләр дәрәҗәсенә җиткерү икәнен билгеләп үтте, авыл хуҗалыгында нанотехнологияләр куллану киң колач ала баруын конкрет мисалларда күрсәтте.

«Агро – нано индустрия - важнейший фактор производства экологически чистой сельхоз продукции”исемле электрон презентация югарыда әйтелгәннәрне тулысынча күзалларга ярдәм итте.