Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Мәктәпкәчә яшьтәге китапукучылар белән китап иленә сәяхәт “Мин кулыма китап алам, аның серле сәхифәләрен актарам”

Икенче апрель – Халыкара балалар китабы көне.Егерме дүртенче  апрель –Халыкара КИТАП көне . Шушы уңайдан балалар китап иле буйлап сәяхәткә чыктылар . Беренче тукталыш – китап белән танышу, китап бастыру өчен никадәр кеше тырышуын сөйләштек, китапны саклау кагыйдәләрен атадык.

Икенче  тукталыш  бәләкәйләр өчен язылган тәмле  китапларда  иде.Бу тукталышта балалар  матур тәмле сүзләр турында хикәяләр, шигырьләр укыдылар, мәкальләр тыңладылар, үзләре белгән матур сүзләрне санап үттеләр.

Өченче  тукталыш әкиятләр китабы янында булды , бу тукталышта да балалар  Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк”әкиятен тыңладылар, аны анализладылар, үзләре бу әкиятне сөйләп күрсәттеләр.

Дүртенче тукталыш – балалар өчен язылган шигырь китаплары. Бу тукталышта  балалар Ренат Харисның “Без кунакка барабыз” исемле шигырен тыңладылар, үзләре дә   өйрәнгән  шигырьләрен  сөйләделәр.

Алдагы сәяхәт “Шигъри әлифба”га булды.