Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

«Безнең тарих – безнең киләчәк”кече мәктәп яшендәге китапукучылар өчен тарихи уен

Максаты: Хәтнә авылының тарихы, истәлекле урыннары белән кызыксыну арттыру. Туган төбәккә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

18 нче апрель –Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне уңаеннан Хәтнә авылы тарихына, аның истәлекле урыннарына багышланган тарихи уен уен шартларын аңлатудан башланып китте.

Тарихи урыннарга багышланган сораулар яңгырады.  Беренче сорауга дөрес җавап бирүче икенче сорауның төрен сайлап алу хокукын ала, шулай итеп катнуашучылар сораулар чылбырын өзмичә җавап бирә барды. Соңыннан барлык җавапларны анализладык, һәр җавапка китапханәче тулы аңлатма бирде, уен вакытында уенчылар туган төбәгебездәге тарихи урыннар турындагы белемнәрен тулыландырдылар, бер команда булып эшләргә өйрәнделәр.

ИЗГЕ ЧИШМӘ сүзенә кергән хәрефләрдән  яңа сүзләр  төзедек.

Хәтнә тарихы турындагы газета-журналлардагы яңа язмалар белән таныштык.

Уен вакытында “Тарихи төбәгем” дип аталган электрон презентация кулланылды.