Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

«Яраткан һөнәр – ярты бәхет” исемле югары мәктәп яшендәге китапукучылар өчен һөнәр сайлау турында чара

Максаты: Югары класс укучыларына һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү, эшче профессияләр сайлауда ярдәм итү.

“Агачны –яфрак, кешене хезмәт бизи” исемле китап күргәзмәсе эшләде.

Башта югары класс укучылары үзләренә ошаган һөнәрләр турында сөйләргә мөмкинлек бирдек, алар үзара фикер алыштылар.

Китапханәче вузлар рейтингы, вузларның тулай торакларына урнашу мөмкинлекләре белән таныштырды.

Аннары “Ялкын” журналларыннан төрле профессия кешеләренә багышланган язмалар белән таныштык.

Эшче профессияләр сайлаучылар өчен дә файдалы киңәшләр күп яңгырады. Лицейда, техник училищеда укуның өстенлекләре, WORLLDSKILLS- 2017 дөнья чемпионаты да кызыксыну уятты.

 Кайсы  һөнәр иясенә нинди фәннәр белән аеруча шөгыльләнергә кирәклеге турында сөйләштек.

Ахырдан анкета сорауларына җаваплар яздык.