Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Кече мәктәп яшендәге китап укучылары өчен “Кошларым, кошкайларым! ” исемле белем баскычы.

    Максаты: Балаларга Халыкара кошлар көнен аңлату, кошларны танырга, яратырга өйрәтү, кошлар турындагы белемнәрне тормышта кулланырга өйрәнү.

    Башта  “Салават күпере” журналының апрель 2014, ноябрь 2016, ноябрь 2013, ноябрь 2017 ел саннарында басылган кошлар турында башваткычлар чиштек.  Иң актив катнашкан китапукучылар беренче баскычның беренче басмасына узды. Һәр сорауның җавабының дөреслеген “Кошлар – табигать бизәкләре” исемле электрон презентация аша тикшереп бардык. Күчмә һәм утрак кошлар турында яхшы белүче 6 китапукучы икенче баскычка үтте, урман һәм басу кошлары турында иң күп белүче 4 китапукучы өченче баскычка үтте, бу баскычта кошларның тән тәзелеше үзенчәлекләре, кошлар турында сынамышлар белүчеләр “эрудит” исеме өчен көрәште. Көрәш азагында 2 җиңүче: Сабирзянова Ания һәм Маматжонов Ихтияр булды. 

     Арча районының КЫЗЫЛ КИТАБЫНА кертелгән кошлар белән таныштык.