Кече мәктәп яшендәге китап укучылар өчен өчен ”Әбием тудырган Матурлык” дип исемләнгән шатлык остаханәсе уздырдык.
Башта “Ак калфаклы халкым озак яшәр” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык. Күргәзмәдә куелган татар-халык киемнәрендә энҗе белән чигү элементлары күп булуга балаларның игътибарын юнәлттек.
Балалар кунакка килгән Гөлнур апаның калфак читенә энҗеләп матур бизәк төшергәнен игътибар белән күзәттеләр.