Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Музыкаль кунакханә“ Зөһрә кызның сеңелләреме сез, гөлләреме безнең авылның”

    Башта мәктәп директоры Сабирзянова Х.Х.  әниләрне бәйрәм белән котлады.

    Аннары китапханәче “Сез – дөньяның нуры, бизәге” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды, иң күп китап укыган әниләрне һәм балаларны атады, иң күп чарада катнашкан, төрле конкурсларда җиңгән укучыларны әйтеп үтте, җиңүчеләргә  мактау кәгазьләре тапшырды,  яңа кайткан китаплар белән таныштырды.

     Балалар әниләргә багышланган шигырьләрне башкардылар, әниләргә, әбиләргә багышланган җырлар җырладылар, матур биюләр башкардылар. Әниләргә үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.

  Кичә куелган максатка иреште.