Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Халыкара туган тел көне уңаеннан башваткыч базары “Тел дигән дәрья бар”

       Максат : Туган телнең балалар өчен иң якын һәм кадерле икәнен аңлату, балаларда башваткычлар чишү  аша туган телгә ихтирам хисе уяту.

       Кереш сүз егерме беренче февральнең Халыкара Туган тел көне итеп билгеләп үтелүен, туган телне саклау һәм үстерүнең зарурлыгы турында аңлатудан башланды,.

       Каюм Насыйриның “Адәм... үзенең туган телен кагыйдәсез дә белер...” дигән сүзләре  белән таныштык, аның мәгънәсенә төшендек. “Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел” исемендәге китап күргәзмәсе белән таныштык.

Аннары балалар “Туган телне  сөюче” исеме алу өчен башваткычлар чишеп ярыштылар. Башваткыч җавапларына туры китереп  туган тел, туган ил турында өйрәнгән шигырьләрен башкардылар, мәкальләр атадылар, табышмакларга һәм  сорауларга җавап бирделәр. Конкурста катнашучылар “Туган телне белүче сөюче”, “Туган телне белүче”,  “Знаток родного языка” исемле дипломнарга лаек булдылар.

 

       Башваткыч базары куелган максатка иреште .