Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Эшең калсын җирдә маяк булып үзеңнән соң килгән буынга” исемле әдәби диспут

      Максаты : Балаларга Җәлил образы аша  батырлыкны аңлату , аларда Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү, күмәк фикер алышу аркылы балаларда фикерләү һәм сөйләү сәләтен үстерү.

      Башта “Көчле рухлы каһарман” исемле китап күргәзмәсе  белән таныштык , Җәлил башкарган батырлык турында сөйләштек . Аннары батырлар хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

      Аннары укытучы Гарифуллина Фәния Муса Җәлилнең “Бер үгет” шигырен сөйләде.Укучылар белән шушы шигырь буенча күмәк фикер алыштык. Алар үзләренең уй-ниятләре белән уртаклашты, шагыйрьнең батырлыгына соклануларын яшермәделәр,  хәтта  Маматҗанов Ихтияр патриот шагыйрьгә рәхмәт сүзләрен җиткерде, ул шагыйрьнең “Кызыл ромашка” шигырен башкарды.

       Китапханәче :”Муса Җәлил - дөньяның горурлыгы, күп милләтле әдәбиятның, бөтен прогрессив кешелек культурасының мактанычы. Аның “Моабит дәфтәре” циклы шигырьләрендә батырлык рухы һәм ихтыяр көче ташып тора. Алар Ватанга, халыкка тирән мәхәббәт, хак эшнең тантана итәчәгенә ышаныч белән сугарылганнар. Тирән мәгънәле, искиткеч нәфис, ялкынлы бу шигырьләрне укыганда, Муса Җәлилнең батырлыгына, рухи сафлыгына, намуслылыгына сокланмый мөмкин түгел! Ул миллионнар өчен яшәү үрнәге булып әверелде. Муса Җәлил сезнең өчен дә якты маяк булсын, бик авыр минутларда аннан үрнәк алып авырлыкларны җиңәргә өйрәнсәгез иде,”- дип диспутны тәмамлады.