Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйровларга багышланган ике портрет тарихы “Язмышларга буйсынмас җаннар”

Китапханәче Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйровның тормыш юллары һәм иҗатларына  багышланган “Язмышларга буйсынмас җаннар” исемле китап күргәзмәсе белән танышырды .

Балалар мөмкинлекләре чикле булып та талантлары чиксез булган шәхесләр, татар язучылары Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйровларны бәйли торган уртак сыйфатларны атадылар.

Китапханәче Ф.Яруллин һәм Г.Сәгыйровның тормыш юлы, аларның китаплары һәм Г.Сәгыйровның тешенә карандаш кыстырып ясаган рәсемнәре, Самара өлкәсе Иске Фәйзулла авылындагы Сәгыйров яшәгән йорт белән таныштырды.

Китапханәче Ф.Яруллинның балалар өчен язган әкиятләре, шигырьләре белән, аның төп терәге булган Нурсөя апа`һәм Фәнис Яруллиннарга Баулы районында куелган һәйкәл  белән таныштырды.

Китапханәче Г.Сәгыйровның мөрәҗәгатен җиткерде:” Кешеләр, зинһар үзегезне бозмагыз, төрле начар гамәлләр кылмагыз, андый кешеләр үз тормышын гына түгел, башкаларның да тормышын боза. Иртән торгач аяк-кулларыгызны бәйләп куеп карагыз... Бәлки минем тормышны ничек яратуымны, йөрәгемдә нинди сагыш йөртүемне аңларсыз...”

Балалар белән мөмкинлекләре чикле булганнар янында үзебезне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшердек.