Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Балалар өчен кызыклы хәбәрләр сәгате “Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел”

      Максат : Туган телнең балалар өчен иң якын һәм кадерле икәнен аңлату, балаларда татар китапларына ихтирам хисе уяту.

       Кереш сүз егерме беренче февральнең Халыкара Туган тел көне итеп билгеләп үтелүен, татар телен саклау һәм үстерүнең зарурлыгы турында аңлатудан башланды, бүгенге Сәгать шушы көнгә әзерләнү икәнен төшендердек.

       Каюм Насыйриның “Адәм... үзенең туган телен кагыйдәсез дә белер...” дигән сүзләре  белән таныштык, аның мәгънәсенә төшендек. “Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел” исемендәге китап күргәзмәсе белән таныштык.

Аннары балалар “Туган телне,Туган илне сөюче” исеме алу өчен ярыштылар. Алар туган тел, туган ил турында өйрәнгән шигырьләрен башкардылар, мәкальләр атадылар, табышмакларга һәм  сорауларга җавап бирделәр. Конкурста катнашучылар “Туган телне белүче, туган ягын сөюче”, “Туган телне белүче”,  “Знаток родного языка” исемле дипломнарга лаек булдылар.

 

       Сәгать куелган максатка иреште .