Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Башлангыч класс укучылары өчен “Биләр дигән изге төбәк бар” дип аталган чираттагы мәдәни дәрес

      Дәреснең башында башлангыч класс укучылары белән алдагы мәдәни дәрестә алган белемнәрне ныгыттык, аларга шундый сорау куелды: “Мин татарның борынгы тарихы турында нәрсәләр беләм, ,борынгы Биләр шәһәре  кайда урнашкан?”

     Китапханәче Биләр турында лекция укыды.

     Укучылары актив катнашты, алар өчен борынгы Биләр турында яңалыклар ишетү, республикабыз һәм аның тарихы турында күбрәк белергә ярдәм итте. Соңыннан дәрес башында куелган сорауларга бергәләп җаваплар таптык.

     Дәрес азагында “ Биләр каласы – борынгы тарихыбыз” исемле электрон презентация белән таныштык.