Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Шиһабетдин Мәрҗани күп укыган, күп белгән” дип исемләнгән лекция

Башта “Киң кырлы шәхес” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык.

Аннары укытучылар Сабирзянова Хәлимә һәм Гарифуллина Фәния Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы белән таныштырды.

Китапханәче “Шиһабетдин Мәрҗани күп укыган, күп белгән” дип исемләнгән доклад укыды, балаларны кызыксынучан булырга, күп укырга, күп белергә өндәде.

Аннары “Шиһабетдин Мәрҗани” исемле электрон презентация белән таныштык.