Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Укучылар өчен “Тукай дөньясына сәяхәт” дип аталган чираттагы мәдәни дәрес

         Дәреснең башында башлангыч класс укучыларына шундый сорау куелды: “Мин Тукай турында нәрсәләр беләм, Тукай мине нәрсәләргә өйрәтте ,Тукай музейлары кайда урнашкан?”

            Укучылары барысы да актив катнашты, чөнки алар барысы да Тукай иҗатын бик яраталар. Бик теләп әкиятләрен сөйләделәр, шигырьләрен искә төшерделәр.

        Сабирзянова Ания.  Габдулла Тукайга багышланган былтыргы мәдәният дәресенең бик тә хәтерендә калганын әйтте.

      Икенче класс укучылары көндәлек белән эшләү,Тукай турында электрон презентацияләр, аның мультфильмнарын карау бик ошаганын әйтте.