Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Чыңла, “Көмеш кыңгырау!” исемле мәтбугат сәгате

 “Көмеш кыңгырау”  газетасының популярлыгын тагын да арттыру максатында Ак-Чишмә авылы китапханәсе башлангыч класс укучылары өчен  “Чыңла, “Көмеш кыңгырау!” исемле мәтбугат сәгате уздырды.

Балалары  белән  “Көмеш кыңгырау” газетасының 49,51 нче номерлары белән таныштык. “Син шәп газета”, “Мин татарча сөйләшәм” дигән язмалар балаларга бик ошады. Аларга укучылар язган шигырьләрне кычкырып укыдылар. ”Мәктәптә авыл өе” язмасына ияреп балаларның үзләренең дә татарча итеп өй бизисе килде.

 Балалар үзләре башкарган үрнәк гамәлне яраткан газетабызның 37 нче номерыннан укып бик куандылар. Ашытбаш мәктәбендә укучы классташлары турындагы мәкалә дә аларда кызыксыну уятты.

Балалар газета битләрендә басылган  кәрәзле сканвордны бик яратып чиштеләр. Бу рубриканың яңаруына нык куандылар.