Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Авыл халкы һәм кунаклар өчен “Яңа елга яңа өметләр” дип исемләнгән музыкаль-тематик кичә

Бәйрәмебезгә чын Кыш бабай белән Кар кызы килде. Кыш бабайдан бүләк алу өчен балалар гына түгел, олылар да шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, биюләр биеде. Яңа ел кичәсен тамашачылар катнашындагы кызыклы уеннар бигрәк тә күңелле итте.

Кичә матур шигырьләр, дәртле биюләр, моңлы җырлар белән үрелеп барды. Өлкәннәребезнең баянга кушылып моңлы итеп җырлавы тамашабызны тагын да ямьләндерде.

Тамаша ахырында лоторея билетлары уйнатылды, авыл халкы барысы бергә рәхәтләнеп биеде.