Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Балалар өчен яңа ел тамашасы "Кыш бабай безне бик ярата"

       Бәйрәм иртәсе мәктәп директоры Х.Ф. Сабирзянованың бәйрәм котлавы белән башланып китте, ул укучыларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырды.

       Балалар төрле әкият геройлары булып уйнадылар, дәртле биюләр башкардылар, бизәлгән чыршы тирәсендә җырладылар, Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.Җәнлекләр Су анасына алтын тарагын табарга булыштылар . Кыш бабай балаларга изге теләкләрен җиткерде, һәрбер кешегә үзенең бүләкләрен өләште, балалар кызыклы уеннар уйнадылар.