Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Күңелдәге җылы кояш булып яшә әле,ӘНИ, һаман да!”дип аталган музыкаль кунакханә

Бәйрәмне  китапханәче Габдулла Тукайның “Ана догасы” шигыре белән башлап җибәрде, барлык әниләрне бәйрәм белән котлады, алар хөрмәтенә “Әни кайтып керер төсле” исемле җыр башкарды. ”Оҗмах әниләрнең аяк астында” исемле китап күргәзмәсе эшләде.

Авылыбызның баянчысы Мухаметханов Тәлгать өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, аларга изге теләкләрен җиткерде. Үзенең оныгы,күп конкурслар лауреаты кечкенә баянчы  Шәрәфиев Камил белән әниләргә дәртле көйләр бүләк итте.

Бәйрәм  чәй өстәле артында дәвам итте, әниләр һәрберсе үзе әзерләп алып килгән милли ризыкларны ашап , Гафиуллина Гөлнурның моңлы җырларын тыңлап  рәхәтләнеп ял итте, үзләре дә баянга кушылып бик матур итеп җырлап утырдылар, халкыбызның күмәк  биюләрен башкардылар.

Әниләр күтәренке күңел белән таралыштылар.