Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

«Туган телем – иркә гөлем» исемле әдәби кичә

     26 апрель – бөек татар язучысы Габдулла Тукайның туган көне, Татарстанда Туган тел һәм Шигърият көне. Тукайның авыр тормыш юлы белән таныштык, “Исемдә калганнар” автобиографик повестен кычкырып укыдык. Тукай әсәрләренә әдәби сәяхәт ясадык, укучыларның  Габдулла Тукай әсәрләренә багышлап ясаган рәсемнәре белән таныштык. Кичә аягүрә басып  “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.