“Ач, Шигърият, серләреңне!” исемле шигърият сәгате
20 апрель – якташыбыз, яраткан шагыйрәбез Сания Әхмәтҗанованың туган көне. Сәнгать киче кысаларында “Ач, Шигърият, серләреңне!” исемле шигърият сәгате уздырдык.
Китапханәче Сания Әхмәтҗанованың тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Шагыйрәнең “Балачак баланнары” исемле китабыннан туган-як, әти-әни, кардәшлек һәм дуслык турындагы шигырьләрен кычкырып укыдык. Сания Әхмәтҗановага багышланган “Минем чорым – минем җырым” исемле, Габдулла Тукайга багышланган “Халкымның йөзек кашы исемле китап күргәзмәләре эшләде.