Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Театр яктылыкка, нурга илтә!” исемле китап күргәзмәсе

   27 март – Халыкара театр көне. Шул уңайдан Ак-Чишмә авылы китапханәсендә “Театр яктылыкка, нурга илтә!” исемле китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәгә килүчеләр рус курчак театры 1636 елда ук булганы, 1931 елда танылган С.В. Образцов исемендәге Россия  Дәүләт Академик Үзәк театры оешуы турында белделәр. Китап укучылар Галиәскәр Камал исемендәге Татар Дәүләт академик театры, Муса Җәлил исемендәге Опера һәм Балет театры, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры, “Әкият” Татар дәүләт курчак театры, “Тургай” халык театры турында, аларның директорлары, баш режиссёрлары, актёрлары турында күп мәгълумат алдылар.