Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Түгәрәк өстәл янында сөйләшү “Оста актёр, уңышлы драматург”

      Сәләтле драматург,  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Арча егете Гафур Шәкүр улы Каюмовның тууына 2 март көнне 65 ел тулды.  Китап укучылар белән “Оста актёр, уңышлы драматург” дип исемләнгән түгәрәк өстәл янында очрашуга җыелдык.  Китапханәче Гафур Каюмовның 1959 елның 2 мартында Арча районы Яңа Сәрдә авылында туу, аның тормыш юлы, башкарган хезмәт вазыйфалары турында сөйләде. Каюмов – алга караучы, тормыш ваклыкларын йөрәгенә якын алучы, җаны гел талпынганга иҗади исеме Мосафир булуы хакында да билгеләп үттек. Драматургның Әлмәт драма театрында, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, Уфаның “Нур” дәүләт театрында куелган әсәрләрен белдек,  Гафур Каюмовның оста актер буларак, башкарган рольләре турында сөйләштек, якташларының аның хакындагы истәлекләрен укыдык.  “...Гафур – бик тырыш егет иде. Драматургиясенә килгәндә, аз язды, әмма берәгәйле язды...”,  Данил Салиховның шушы  сүзләренә  туры килгән ике китабы белән таныштык.