Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

ИПЧ "Кем соң ул- бунтарь йөрәк?!"

Башта Һади Такташның тормыш юлы белән танышып үттек. Күргәзмәнең исемен раслап, Абдуллина Алисә "Нәни разбойник" шигырен укыды. Аннары язучының башка шигырьләре белән таныштык.

Идел буе федераль университетының өченче курсында белем алучы Абдуллина Алисә Һади Такташның "Урман кызы" шигырен укыды,"Идел" журналының 2011 нче елда басылган беренче номерыннан Г.Гайнуллинаның "Эзләгән җәүһәрне тапкан чак" исемле мәкаләсенә нигезләнеп, шигырьнең үзенчәлекләрен  сөйләп үтте.

 Соңыннан барыбыз бергә җыелып сканворд чиштек.