Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Тәгәри китте йомгагым” дип исемләнгән фольклор кичәсе

     Халыкара туган телләр көне уңаеннан Ашытбаш төп тулы гомумбелем мәктәбендә “Тәгәри китте йомгагым” дип исемләнгән фольклор кичәсе узды. Китапханәче бәйрәмнең тарихы һәм максаты белән таныштырды. “Тәгәри китте йомгагым” дип исемләнгән фольклор уенында халкыбызның авыз иҗаты белән таныштык, әкиятләрдән өзекләр укып, әкият исемнәрен ачыкладык, бәетләр, риваятьләр тыңладык, табышмакларга җаваплар эзләдек, мәкальләрне хәтеребездә яңарттык. “Йөзек салыш” уены уйнаганда халкыбызның сынамышлары, санамышлары, алдавычлары, мавыктыргычлары, тизәйткечләре белән таныштык. “Почта” уены вакытында тел байлыгыбызны тикшердек.  “Наза” уенында такмаклар башкаруга осталыгыбыз артты. Якташ шагыйрәбез Сания апа Әхмәтҗанованың “Балам, бел...” шигырен кычкырып укыдык. Кичә аягүрә басып Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

 “Энҗе чәчтем, энҗе җыям” исемле китап күргәзмәсе эшләде.