Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Викторина “Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел!”

    Халыкара туган телләр көне уңаеннан Ак-Чишмә башлангыч гомумбелем мәктәбендә “Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел!” исемле мавыктыргыч викторина узды. Китапханәче бәйрәмнең тарихы һәм максаты белән таныштырды. Укытучы Сабирҗанова Х.Ф.  Габдуллы  Тукайның  "Туган тел" шигырен сөйләде. Кечкенә китап укучыларга электрон презентация ярдәмендә татар халык мәкальләренең бер өлешен укып, икенче өлешен кәгазь битенә язарга, табышмакларның җавапларын табарга, татар халык әкиятләреннән өзекләр тыңлап, әкиятләрнең исемнәрен ачыкларга туры килде. Уенчыларның җавапларын барыбыз бергә тикшереп чыктык. Чара аягүрә басып Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җыры белән тәмамланды. “Энҗе чәчтем, энҗе җыям” исемле китап күргәзмәсе эшләде.