Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Гаиләм - җылы учагым” исемле тәрбия сәгате

    27 нче гыйнвар көнне Ак-Чишмә башлангыч  мәктәбе  Ак-Чишмә авылы китапханәсе белән берлектә Татарстанда узучы Гаилә елын бердәм тантаналы төстә ачу уңаеннан “Гаиләм-җылы учагым” исеме астында тәрбия сәгате уздырды. Китапханәче “Тату гаилә-ил күрке” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Ак-Чишмә авылында 69 ел бергә яшәгән Гариповлар  үрнәк гаиләсенең бәхетле гаилә серләре белән таныштык. Каюм Насыйриның гаилә турындагы үгет-нәсыйхәтләреннән алтмыш дүтренче тәрбия дәресе белән таныштык: атаклы мәгърифәтчедән изге холык, йомшаклык, татлы сүз – бәхет ачкычы булуы хакында укыдык, “Әтисе һәм улы”, “Ана йөрәге” исемле татар халык әкиятләрен кычкырып укып, алар буенча фикер алыштык. Укучылар гаилә темасына ясаган рәсемнәрен тәкъдим иттеләр.