Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Яңа ел әкияте "Яңа ел, түрдән уз!"

     Безнең бәйрәмебездә Ашытбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашу үзе бер Яңа ел могҗизасы булды. Ак-Чишмә һәм Наратлык авыллары халкы иркенләп күңел ачты.  Убырлы карчык белән көчек никадәр генә Кыш бабай белән Кар кызы килүгә каршылык күрсәтсә дә, алар бәйрәмебезгә килделәр. Кечкенә һәм зур китап укучыларны җырлаттылар, биеттеләр, шигырьләр сөйләттеләр, аларга бүләкләр өләштеләр. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре турында да онытмадылар, аларга махсус пакетлар өләштеләр. Бәйрәмебез кызыклы уеннар белән үрелеп барды, ахырдан лотерея билетлары уйнатылды.